«Георгий тасмасы»

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

5 нче май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова өлкән яшьтәге волонтер һәм 3 балигъ булмаган яшүсмер белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясе үткәрделәр. Максаты: гражданнарда патриотик кыйммәтләр, Ватанга һәм аның тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлеген саклау.

Тасманы тапшырганчы, акциядә катнашучылар үтеп баручыларга тасмадагы төсләрнең әһәмияте, Георгий тасмасын ничек тагырга кирәклеге һәм аны ничек йөртергә рөхсәт ителмәве турында сөйләделәр. Шулай ук балалар тасманы бәйләү ысулларын күрсәттеләр һәм узучыларга Георгий тасмасы - Җиңү символы, ул ветераннарга хөрмәт йөзеннән йөрәк кырыенда тагып, яу кырында ятып калганнарны искә алу, фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт белдерү символы дип аңлаттылар. Барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр батырлыгына искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International