5 нче май көнне 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 13 балигъ булмаган бала арасында «Минем Туган ягым, туган төбәгем» программасы кысаларында «Россиянең истәлекле урыннары» дигән төркемле профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: Россиянең федератив округларының табигый байлыгы турында белемнәрне киңәйтү, илнең мәдәни мирасына карата кызыксынуны үстерү.
Илнең истәлекле урыннары белән танышу өчен белгеч «Минем Россия» видеофильмын карарга тәкъдим итте. Алган белемнәрен тикшереп, ныгытып, ике командага бүленеп, мәдәни мирас объектларының берсенә кагылышлы пазллар җыйдылар һәм аның тарихы турында сөйләделәр. Аннан соң “Бу кайда?” викторинасына җавап биреләр, «Туган ягым» коллажын ясадылар һәм киселгән хәрефләрдән таныш исемнәрне җыйдылар. Балалар барлык биремнәрне дә бик яхшы башкардылар.
Соңыннан алар үзләренең виртуаль танышкан истәлекле урыннарын чынлыкта үз күзләре белән күрергә теләкләре белән уртаклаштылар.