«Җиңү тәрәзәләре»

2021 елның 7 мае, җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина һәм социаль хезмәт алучылар «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Һәр гаиләдә диярлек үз герое-Ватан сакчысы бар, аның туганнары аны хәтерли, алар турында киләсе буыннарга сөйли. Алар истәлегенә «Веста» үзәге социаль хезмәт алучылар «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Берләшеп, алар үз халкының тарихын саклауга һәм Җиңү көнен бәйрәм итүгә үз өлешләрен керттеләр.Алар үзләренең тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары: Георгий тасмалары, кызыл йолдызлар, рәхмәт сүзләре белән бизәделәр. Бөек Ватан сугышы символларын буяулар белән сурәтләделәр, кәгазьдән трафаретлар кистеләр, матур аппликацияләр ясадылар, аларны үз тәрәзәләренә ябыштырдылар. Һәркем фантазияне үзенчә күрсәтте.

Алар үзләренең акциядә катнашулары белән Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын һәм барлыгын искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International