«Шатлык китерәбез»

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

4 май көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге каршындагы «Игелек буыны» иреклеләр отряды «Шатлык китерәбез» акциясе кысаларында социаль хезмәт күрсәтүче 3 балигъ булмаган балалар белән берлектә тыл хезмәтчәнен Җиңү көне белән котладылар.  Максат: патриотизм һәм гражданлык хисе тәрбияләү, үз иленең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү.

Балалар тыл хезмәтчәне Абдрахманова Шәмсия Сәлимгәрәевнаның өендә булдылар, аңа азык-төлек җыелмасы тутырылган пакет бүләк иттеләр.  Хатын-кыз мондый игътибарга бик шат иде һәм балаларга рәхмәт сүзләрен әйтте. Ул балаларга 1930 елның 22 июнендә тууын, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт Ветераны» исеменә ия булуы турында сөйләде.  Ул сугыш елларында кайда һәм кем булып эшләве, өлкәннәргә Җиңүне якынайтырга ярдәм итүе турында сөйләде.

Балалар Шәмсия Сәлимгәрәй кызына игелек, йөрәк җылысы, тынычлык, бәхет һәм нык сәламәтлек теләделәр, Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International