1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында барысы да туган кешеләреннән хатлар көттеләр. Тылдагылар үз солдатыннан көтсә, сугыштагылар яраткан гаиләсеннән көттеләр. Ул вакытта бу кешеләрне үзара тоташтыручы бердәнбер элемтә була. Тик, кызганычка каршы, барлык хатлар да вакытында барып җитми…
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала белән бергә 5 май көнне «Җиңү хаты» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Максат: үсеп килүче буынның гражданлык, патриотик позициясен формалаштыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә карата бурыч һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
Дәрес башында белгеч анда катнашучылар белән сугыш вакытында кыр почтасы ничек эшләве, солдат-хат ташучыларга нинди шартларда эшләргә туры килүе, махсус конвертлар булмаганлыктан өчпочмаклап төрелгән хатлар язган фронтовиклар турында әңгәмә корды.
Аннан соң балаларга «Җиңү хаты» дип үз куллары белән язып, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга рәхмәт сүзләрен әйтергә тәкъдим ителде. Бу дулкынландыргыч юлламалар язганда яшь буын ата-бабаларының тормышына кагылып, үз иленең тарихын тирәнрәк белде, үз тормышларының һәм сәламәтлекләренең кадерен белеп, фашист илбасарларын Җиңү яулаган дәһшәтле сугышта катнашучыларның барысына да «рәхмәт» әйтте.
Акция pismo@vsezapobedu.com сайтына әзер хатлар җибәрү белән тәмамланды, ә берничә хат волонтерлар тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылды.