«Ариадна җебе» программасы кысаларында 5 нче май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 12 балигъ булмаган бала арасында «Минем хисләр» дигән төркемле профилактик дәрес үткәрде.
Катнашучыларны актив эшчәнлеккә кертү өчен дәрес башында «Диңгез дулкынлана» дигән күнегү үткәрелде. Аннан соң балалар күнегүләр һәм биремнәр үтәделәр: «Тәкъдимне төгәллә», «Уңай һәм тискәре хисләр», «Хисләрне билгелә», «Хисләрне мимика белән сурәтлә», «Хисләрне тавыш белән сурәтлә». Биремнәр һәм күнегүләр башка кешеләрне һәм үзләрен хис-тойгылар ярдәмендә аңлауга юнәлдерелгән иде. «Хисләр һәм аларның сәбәпләре» биремендә балалар чират буенча каләм белән сызык ясау ярдәмендәтөрле эмоцияләрне бер-берсе белән куштылар, аларның сәбәпләре белән тиешле нәтиҗәләр ясадылар. Тискәре эмоцияләргә каршы көрәшү өчен, «Йогларның тирән сулышы» дигән релаксацион күнегү үтәделәр.
Дәрес ахырында балалар үзләренең күңелсез хис-тойгыларын рәсем рәвешендә ясадылар, шуннан соң кәгазьне вак кисәкләргә ерттылар һәм аларны чүп-чарга ташладылар. Үз кәефләрен яхшырту өчен «Мин рәсем ясыйм» биремен үтәделәр, анда аларга ләззәт алып килгән нәрсәләрне сурәтләделәр. Белгеч балаларга эмоцияләрнең кеше тормышында бик зур роль уйнавын, алардан башка бер-берсе белән аралашу авыр булуын, эмоцияләр белән идарә итә белергә кирәклеген тагын бер кат искә төшерде.