«Имин велосипед»

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова Түбән Каманың «Велики» паркында өстәмә белем бирү үзәге вәкиле белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган 10 балигъ булмаган бала өчен «Имин велосипед» дигән чара уздырды. Максат: җәйге каникуллар вакытында юл хәрәкәте һәм урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүне ныгыту.

Чара урамда үтте. Белгеч башта балалар белән урамда юл йөрү кагыйдәләрен ничек үтәүләре турында әңгәмә корды. Балалар бакчасы хезмәткәре балаларга җәйге чорда урамда, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде. Катнашучыларның игътибарын велосипедта йөрү вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә юнәлтте. Аннан соң балаларга велосипедларда йөрү өчен саклагыч кием тараттылар һәм паркта йөрергә тәкъдим иттеләр. Төрле биремнәрне үтәргә кирәк булган “Күңелле стартлар” балаларда аеруча зур куаныч уятты. Аннан соң балаларны «Велики» музее бинасына чакырдылар, анда алар өчен экскурсия үткәрелде һәм велосипед уйлап табу тарихы белән таныштырдылар. Балалар төрле чордагы музей - велосипед экспонатларын игътибар белән карадылар.

Чара ахырында балаларга тагын бер кат юл хәрәкәте кагыйдәләрен, җәйге чорда урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр. Катнашучылар кызыклы һәм танып-белү чарасы өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм үз-үзеңне тотуның барлык кагыйдәләрен дә үтәячәкләренә ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International