24 май көнне Зәй районының “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр өчен эшлекле киңәшмә оештырылды.
Очрашуда социаль хезмәт күрсәтүдәге үзгәрешләр, озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү белән бәйле рәвештә барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр, социаль хезмәтләр күрсәтүнең гамәлдәге модель һәм яңа системасы арасындагы тамырдан аермалар турында фикер алыштылар.
Киңәшмә барышында социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт күрсәтүне озак вакытлы карау һәм хезмәт күрсәтү системасын гамәлгә кертүне регламентлаштыручы норматив-хокукый актларны өйрәнделәр.
Киңәшмәнең гамәли өлеше озак вакытлы карауның социаль пакетын – гражданнарны бушлай карау, медицина, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтүне тәэмин итүче социаль хезмәтләрнең гарантияләнгән исемлеген һәм күләмен җентекләп өйрәнүгә багышланды.
Киңәшмә барлык кирәкле санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп һәм тиешле социаль дистанцияне саклап оештырылды.