«Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында 25 нче май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Гөлназ Веселовская һәм Гөлнара Гизатуллина закон белән каршылыклары булган 7 яшүсмерне «Синема5» кинотеатрында баручы «Девятаев» дигән фильмны карарга алып бардылар.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының легендар очучысы Михаил Девятаевка багышланган фильм балаларда көчле хисләр уятты. Алар аның көченә һәм батырлыгына, Җиңүгә чиксез ышанычына һәм Ватанына булган чиксез мәхәббәтенә сокландылар.
Фильмны караганнан соң, белгечләр яшүсмерләргә тыныч күк өчен кан койган үз илеңнең геройларын белергә, Ватанны яратырга һәм сакларга тиешлекләрен искә төшерделәр.