Балигъ булмаганнар арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү кысаларында 24 май көнне Г.Тукай исемендәге паркта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә алкоголизм һәм наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан 15 балигъ булмаган бала арасында «Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы акция уздырылар.
Акция башланганчы «Игелек буыны» отряды белгечләре һәм волонтерлары зарарлы гадәтләр турында сөйләштеләр, берничә ситуацион моментны тикшерделәр. “СНЮС нәрсә белән куркыныч?” буклетын әзерләп, белгеч һәм волонтерлар Паркка чыктылар. Г. Тукай исемендәге китапханәдә «Наркотикларсыз тормыш» исемле наркотикларга каршы акция уздырдылар. Волонтерлар үтеп баручыларга акциягә кушылырга тәкъдим иттеләр, аларга наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләделәр, буклетлар тараттылар. Балаларга туп һәм скакалка белән төрле спорт уеннары үткәрелде. Балигъ булмаган балалар барлык биремнәрне дә бик теләп башкардылар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркотиклардан баш тарту өчен чыгыш ясадылар.
Наркотикларга каршы акция уздыру вакытында волонтерлар үзләренең оештыру сәләтен, коммуникатив күнекмәләрен, аралашучанлыгын һәм таныш булмаган кешеләр белән уртак тел таба белүләрен күрсәтә алдылар. Катнашучылар исә хокукларның зыяны турында белемнәрен ныгыттылар.