2021 елның 25-нче маенда Югары-Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк "Язгы такыя" дигән темага кисеп ябыштыру шөгыле үткәрде .
Шөгыльнең максаты: тәрбияләнүчеләрне яз билгеләре, үсемлекләр дөньясында барган үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Бурычлар: балаларны аппликация техникасында матур язгы венок ясарга, әзер формалардан чәчәкләр ясарга өйрәтү. Төсне һәм композицияне дөрес сайлау күнекмәләрен үстерү.
Шөгыль башында язгы чәчәкләр турында танышу булды. Аннан соң тәрбияләнүчеләр “венок” сүзе белән таныштылар һәм аны нинди формада эшләп булуын карадылар.
Әңгәмәдән соң тәрбияче балаларны нинди аппликация башкарачакларын күрсәтте , шулай ук эш этаплары белән таныштырды. Балалар пөхтә һәм матур итеп башкарырга тырыштылар. Тәрбияләнүчеләр бик канәгать калдылар. Шөгыль кызыклы һәм мавыктыргыч булды.