ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2021 ел
дүшәмбе

21 май көнне Ә.Д. Сахаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 19 нчы социаль участокта 10 балигъ булмаган бала өчен «А. Д. Сахаров-XX гасырның бөек шәхесе» дип исемләнгән викторина үткәрде.

 «Мәгълүмати навигатор «Яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру технологиясе» н тормышка ашыру эше кысаларында 2021 нче елның  20 нче мае көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хәйруллина 7 бала арасында «Деградация контентын блокировкалау» дигән темага профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: заманча музыка индустриясе һәм аның кешегә йогынтысы турында фикер алышу, медиапродукцияне төрле яклап анализлау ярдәмендә критик фикерләүне үстерү.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова 15 нче санлы социаль участокта яшүсмерләр өчен «Критик кабул итү фильтрлары» дигән темага төркемле профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: массакүләм мәгълүмат чаралары йогынтысына каршы тора белү сәләтен үстерү.

Пластилиннан әвәләп ясау-бик күңелле, шулай ук бала өчен файдалы да шөгыль. Ул иҗади фикерләү өчен җавап бирә, кулларның вак моторикасын яхшырта, нерв системасы тотрыклылана. Баланың формасы һәм төсе турында төшенчә формалаша, әйләнә-тирә дөнья турында күзаллаулар киңәя.

“Пластилиннан могҗизалар” программасы кысаларында 21 нче май көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева хезмәт кабинетында «Яшь туристлар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: вак моториканы, иҗади һәм танып-белү фикерләүвен үстерү, хезмәт сөючәнлекне формалаштыру.

Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 2021  нче елның 20 нче мае көнне «Бакчачылык» хезмәт реабилитациясе кабинеты кысаларында 8 социаль хезмәт алучылар арасында «Чәчәк клумбаларын карау» дигән темага дәрес үткәрелде.

«Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын булдыру» программасы кысаларында 19 нчы май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина 10 нчы санлы социаль участокта 15 балигъ булмаган бала арасында «Үз иминлегеңнең хуҗасысы бул» дигән төркемле профилактик чара уздырды. Максат: яшүсмерләрне браузер ярдәмендә интернетка куркынычсыз керү кагыйдәләренә һәм көйләүләргә өйрәтү, Интернетта эшләгәндә техник куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен өйрәнү.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче социаль участогында балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча 19 балигъ булмаган балалар арасында «Балаларда үз гамәлләренә карата ирекле контрольне үстерү» дигән профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: әйләнә-тирәдәгеләр белән конструктив аралашу күнекмәләрен эшләү.

Психолог балалар белән “Йөгерүче болан”, “Әкият персонажына өй” дип аталган


21
май, 2021 ел
җомга

21 мая «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә»  «Үсешкә юнәлдерелгән беренче ел гомеренең нәниләре белән уеннар» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.

 

2021елнын 21 маенда  "Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында". Тәрбияче Тимергалиева Ильхамия "саф һавада сәламәтлек сәгате «дигән темага дәрес үткәрде»


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балаларның медиакиңлектә мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 20 майда Тукай районының «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Насыйрова Ләйсән ата-аналар җыелышында «Куркынычсыз медиамохит» темасына чыгыш ясады һәм «Балалар ышаныч телефоны турында 10 төп сорау» видеоролигын күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International