РФ Фән һәм технологияләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 балигъ булмаган бала арасында «Кызыклы фәннәр академиясе» дигән интерактив төркем дәресе үткәрде. Максаты: балаларны бөек рус галимнәре һәм аларның уйлап табулары белән таныштыру.
Балигъ булмаганнар арасында эчкечелекне кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 16 июнь көнне үзәкнең җәйге мәйданчыгында «Алкоголь һәм җинаять» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: балаларда алкогольнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында төгәл белемнәрне формалаштыру, “аек тормыш нормалары һәм алкогольне чамадан тыш куллану культурасы” дигән төшенчәләрне бирү, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү.
«Әйдәгез, аралашыйк» дигән дәресләр циклы кысаларында 17 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина «Робинзоннар» дигән темага төркемле профилактик дәрес үткәрде. Максаты: балигъ булмаганнарны реаль тормышта аралашуга мотивацияләү, интернетка бәйлелекне профилактикалау.
16 нчы июнь көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хәйрова балигъ булмаган балалар өчен «Татарстан-минем горурлыгым» дип исемләнгән дәресләр курсы кысаларында «Татарстан Республикасы тарихы сәхифәләре буйлап» дигән профилактик дәрес үткәрде. Максат: ТАССРның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштыру, республиканың дәүләт символикасы турында белемнәрне киңәйтү.
16 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Йомык даирәдән чыгу» клубы эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтүче хатын-кызлар белән «Үз-үзеңне бәяләү» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: адекват үз-үзеңне бәяләү күнекмәләрен эшләү.
17.06.2021 года на базе МБОУ «Круглопольская СОШ» в пришкольном лагере педагоги и психологи отделения социальной помощи семье и детям с несовершеннолетними провели квест-игру «Я люблю свой родной язык!», посвященную Году родного языка и народного единства
«Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсы кысаларында 15 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова балигъ булмаганнар арасында «Толерант аралашу ысуллары» дигән темага төркемле профилактик дәрес үткәрде. Максаты: толерант аралашу, бердәмлек дәрәҗәсен күтәрү, үзара аңлашу ысуллары белән танышу, кешеләр арасындагы аерманы бәяләргә һәм башка шундый кешеләрне кабул итәргә өйрәтү.
Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гизатуллина 7 июнь көнне 10 нчы социаль участокта 14 балигъ булмаган бала белән «Рус гаскәрләренең Брусилов командованиесе астында һөҗүме» дигән профилактик чара үткәрде. Максаты: беренче бөтендөнья сугышында генерал А. Брусиловның роле белән танышу, үз геройларың һәм үз илең өчен хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 июнь көнне «Минем туган ягым, туган төбәгем» программасыннан «Татарстан Республикасы тарихы сәхифәләре буйлап» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ТАССРның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштыру, республиканың дәүләт символикасы турында белемнәрне киңәйтү.
«Без бергә» клубы кысаларында 10 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр арасында «Мин нинди әти-әни?» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: ата-аналар компетентлыгы дәрәҗәсен күтәрү.