«Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсы кысаларында 15 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова балигъ булмаганнар арасында «Толерант аралашу ысуллары» дигән темага төркемле профилактик дәрес үткәрде. Максаты: толерант аралашу, бердәмлек дәрәҗәсен күтәрү, үзара аңлашу ысуллары белән танышу, кешеләр арасындагы аерманы бәяләргә һәм башка шундый кешеләрне кабул итәргә өйрәтү.
Дәрестә белгеч һәм катнашучылар «толерантлык» турында сөйләштеләр: алар аны ничек аңлыйлар, нинди кешене толерант дип санарга мөмкин, алар үзләрен толерант кешеләргә карыйлармы? һ.б. Сүз якын кешеләр, гаиләдә, укуда, буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрдә түземлелек турында барды. Шулай ук балаларга кеше шәхесенең кыйммәтләре, тирә-юньдәгеләр тарафыннан игътибар һәм аң җитмәү, бер-беребезгә карата түземлек һәм хөрмәт җитмәү турында уйларга тәкъдим ителде. Аннан соң балалар ике төркемгә бүленеп, тормышта булган төрле ситуацияләрне тикшерделәр.
Дәрес ахырында катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм нәтиҗә ясадылар: барлык кешеләр дә төрле, әмма бер-береңә карата дустанә булырга, дус һәм тату яшәргә кирәк. Дәрес кызыклы үтте һәм ирешелгән максатларга туры килде.