«Мин нинди әти-әни?»

2021 елның 15 июне, сишәмбе

«Без бергә» клубы кысаларында 10 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр арасында «Мин нинди әти-әни?» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: ата-аналар компетентлыгы дәрәҗәсен күтәрү.

Дәрестә психолог ата-аналар арасында дустанә һәм уңай атмосфера булдыруга, ата-ана тарафыннан баланы тәрбияләү һәм кабул итү үзенчәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән күнегүләр һәм тренинглар үткәрде. Релаксацион күнегү әти-әниләрнең ару-талуын һәм эчке «кысылуларын» аңларга ярдәм итте.

Азакта катнашучылар: «Сез бүгенге дәрестән үзегезгә нинди файда алдыгыз? Бу сезнең өчен үтәлерлек идеме әллә авыр булып чыкты?» дигән сорауларга җавап бирделәр. Барлык катнашучылар да «Бала белән аралашу кагыйдәләре» дигән белешмәлек алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International