16 нчы июнь көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хәйрова балигъ булмаган балалар өчен «Татарстан-минем горурлыгым» дип исемләнгән дәресләр курсы кысаларында «Татарстан Республикасы тарихы сәхифәләре буйлап» дигән профилактик дәрес үткәрде. Максат: ТАССРның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштыру, республиканың дәүләт символикасы турында белемнәрне киңәйтү.
Дәрес барышында балалар Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турында белделәр. Республикада яшәүче халыкларның мәдәниятләренең үзара бәйләнеше турында фикер алыштылар. Шулай ук Татарстан Республикасы символларын: герб, флаг һәм гимнны искә төшерделәр һәм беркеттеләр.
Кечкенә генә викторина барышында дәрестә катнашучылар алган белемнәрен ныгыттылар. Балалар республика турында күп яңалык белделәр һәм бик теләп сораулар бирделәр.