Чараның максаты-туган телгә һәм башка телләргә сакчыл караш, горурлык,, патриотизм, толерантлык тәрбияләү, балаларнын сөйләм телен , хәтер, фикерләүне, ораторлык сәнгатен үстерү, талантларын ачу иде.
Балалар ике төркемгә бүлешеп, тема буенча исем уйлап таптылар. Кызыклы конкурсларда катнаштылар : «Мәкаль җый», «Фразеологизмнар», «Язучыны һәм шагыйрьне портрет буенча бел ". Сөйләм этикетының кагыйдәләрен игътибар белән тыңладылар һәм үз киңәшләрен өстәделәр, күркәм мисаллар китерделәр. Һәрвакытта да үз фикеренне ачык ,җиңел һәм төгәл белдерү өчен өйрәнергә, нык һәм сабыр булырга икәнлегенә төшенделәр.
Чара ахырында жюри йомгак ясады, җиңүчеләрне игълан итте, татлы бүләкләр тапшырды.