«Алкоголь һәм җинаять»

2021 елның 18 июне, җомга

Балигъ булмаганнар арасында эчкечелекне кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 16 июнь көнне үзәкнең җәйге мәйданчыгында «Алкоголь һәм җинаять» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: балаларда алкогольнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында төгәл белемнәрне формалаштыру, “аек тормыш нормалары һәм алкогольне чамадан тыш куллану культурасы” дигән төшенчәләрне бирү, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү.

Дәрестә белгеч балалар белән кешеләр арасында хәмер куллануның сәбәпләре турында фикер алыштылар. Спиртлы продукциянең организмга йогынтысы турында социаль видеороликлар карадылар, тиешле нәтиҗәләр ясадылар.  Хәмерне татып карарга тәкъдим ителгән төрле ситуацияләрне карадылар һәм баш тарту сәләтен ныгыттылар. Шулай ук балалар күпчелек җинаятьләрнең алкоголь йогынтысында башкарылуы, кешенең үз-үзен тотышын контрольдә тота алмавы турында белделәр.

Дәрес ахырында балалар белән «Чәбәкәй» күнегүе үткәрелде: ясалган кул үзәгендә балалар алкоголь кулланмаячак төп сәбәпләрне яздылар, ә бармак контурында алар алачак уңай якларны күчерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International