«Робинзоннар»

2021 елның 18 июне, җомга

«Әйдәгез, аралашыйк» дигән дәресләр циклы кысаларында 17 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина «Робинзоннар» дигән темага төркемле профилактик дәрес үткәрде. Максаты: балигъ булмаганнарны реаль тормышта аралашуга мотивацияләү, интернетка бәйлелекне профилактикалау.

  Белгеч дәресен «Әфлисун» күнегүеннән башлады, анда катнашучыларга әфлисун төсендәге резин тупны күчереп, әфлисунга мөмкин булган теләсә нинди билгеләмә бирергә кирәк иде. Күнегүләр ярдәмендә балаларның кәефләре күтәрелде һәм иҗади фикерләү активлашты. «Робинзоннар» күнегүен башкару барышында балалар интернетта «яшәргә» кирәкми икәнен аңлады, чөнки анда кеше бер үзе була һәм калганнар аңа ярдәм итәргә әзер түгел. «Интернет-киңлектә булуның уңай һәм тискәре яклары» дип аталган төркем дискуссиясе балаларга интернетның уңай якларын табарга һәм үз җавапларын дәлилләргә ярдәм итте. Тик белгеч интернетның «Тискәре яклары» мисалларын китергәч, катнашучылар интернетның һәрвакытта да файдалы булмавы хакында килештеләр. "Кызыклы-файдалы" йомгаклау күнегүләре катнашучыларга Интернет челтәрендә вакытны үткәрү турында уйланырга һәм шәхси аралашуның күпкә уңайлырак һәм файдалы булуы турында нәтиҗә ясарга ярдәм итте.

Дәрес кызыклы узды, балалар белгечкә файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International