24 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб «Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында 8 балигъ булмаган бала арасында «Клумбаны карау» дигән төркемле дәресне үткәрде. Максат: чәчәкләрне карау күнекмәләрен үстерү, урам чәчәген формалаштыру.
24 июнь көнне «Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина социаль хезмәт күрсәтелүче 4 ата-ана арасында "Ничек дөрес мактарга?» дип аталган дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ата-аналарның балалар белән үзара хезмәттәшлеге процессында коммуникатив сәләтләрен үстерү (бүләкләү).
Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Леонтьев Михаил Харламовичта булып кайтты. Максат: балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү.
«Әни+бәби» клубы кысаларында 24 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 0 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар арасында «Төсле куллар» дигән дәрес үткәрде.Әлеге дәреснең максаты булып вак моторика, бармак массажын үстерү торды.
Балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гизатуллина 22 июнь көнне җәйге мәйданда «Бала шәхесенең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» дигән технология кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Максат: заманча шәһәр шартларында бала шәхесенең гармонияле үсеше өчен шартлар тудыру.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» иреклеләр отряды белән берлектә 10 нчы социаль участокта «Шәһәреңне котла» дигән акция уздырдылар. Максаты: балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү, шәһәр халкына шәһәрнең юбилее турында мәгълүмат бирү.
23 июнь көнне 10 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Мин иминлектә» программасы кысаларында «Куркынычсыз табылдыклар» дигән чара уздырды. Дәреснең максаты: гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру, балаларны шикле предметларны ачыклаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү. Дәрестә социаль хезмәт күрсәтүче 10 бала катнашты.
Хәтер һәм кайгы көнендә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Елена Макарова һәм «Игелек буыны» отрядының 3 волонтеры Кама Аланы штп та «Истәлекле Хәтер!» дип аталган митингта катнаштылар. .Максат: тарихның бөек битләрен саклап калу, балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 23 июнь көнне 12 нче социаль участогында, 9 балигъ булмаган бала өчен "Мәгълүмати навигатор" яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру" социаль технологиясе кысаларында "Медиа-хаоста сайлау кыенлыклары" дигән төркемле дәрес уздырды. Максаты: яшүсмерләргә аларның тормышларында масс-медиа ролен аңлау һәм аларның үз сәләтләрен тормышка ашырырга омтылышларына ничек йогынты ясавын күрсәтү.