Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Леонтьев Михаил Харламовичта булып кайтты. Максат: балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү.
Очрашу барышында волонтерлар ветеранга Бөек Ватан сугышы елларында илебезне саклаган батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре язылган шигырьләр укыдылар, аңа «Җиңү хатлары» тапшырдылар, махсус бәйрәм бланклары ясадылар. Михаил Харламович аңа күрсәткән игътибары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде, барлык хатларның да аның өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Шулай ук волонтерлар һәм ветеран һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.