ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

6 июльдә «Тормыш матур!» программасын гамәлгә ашыру кысасында «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насырова «Минем хисләр һәм хис-кичерешләр дөньясы» арт-терапиясе элементлары белән үстерә торган дәрес үткәрде. 


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

05 июльдә “Көчсез бала” программасы кысаларында Тукай комплекслы “Шафкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәге балаларына һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насырова “Үзеңне көчләүдән сакла” дигән темага социаль хезмәтләр алучылар белән саф һавада төркемләп дәрес үткәрде һәм “Әйт нәрсә турында сөйләмә”


2
июль, 2021 ел
җомга
2 июль көнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты -интернаты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан “Күбәләкле болын” темасына рәсем конкурсы үткәрелде.

1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

1 нче июль  конне тәрбияче Гилемханова Алсу Ринат кызы балалар белән саф һавада “Дуслык” тренингы үткәрде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Биеп яшибез» программасы кысаларында 8 балигъ булмаган бала өчен «Рус халык биюләре көне» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Максаты: сәламәтлекләре чикле булган балаларның рухи-әхлакый шәхесен формалаштыру.

Гаиләдә көч куллануны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар белән берлектә 17 нче социаль участокта «Ышаныч телефоны» дигән акция уздырды. Максаты: шәһәр халкына балалар өчен ышаныч телефоны эше турында хәбәр итү.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

2021-нче елның 30-нчы июнь көнендә ДКО "Югары-Утар акылга зәгыйфь  булган балалар интернат-йорты"нда дәвалау физкультурасы буенча инструктор Дәүләтҗанова Алия Федаил кызы махсус Олимпиадага әзерлек буенча дәрес үткәрде.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе
28 июнь көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. 4 бала белән берлектә традицион булмаган алымнарны кулланып рәсем шөгыле үткәрде.

25 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова үзәк каршындагы җәйге лагерьга йөрүче 10 бала арасында «Аңлауга юнәлеш» курсы кысаларында «Йолдызлы ил» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты булып үз-үзеңне танып белү сәләтен арттыру, үз сыйфатларын һәм төркемдә катнашучыларның сыйфатларын бәясез кабул итү күнекмәләрен үстерү торды.


25
июнь, 2021 ел
җомга

Наркоманиягә һәм наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова 24 июнь көнне «Игелек буыны» отрядының ике волонтеры белән «Наркотикларга юк!» дип аталган акция үткәрде. Максаты: наркотик матдәләргә тискәре караш формалаштыру, наркоманиягә һәм психотроп матдәләр куллануга начар мөнәсәбәттә булырга өйрәтү. Акциядә Кама Аланы поселогында яшәүче яшүсмерләр һәм ата-аналар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International