«Ничек дөрес мактарга?». Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге

2021 елның 25 июне, җомга

24 июнь көнне «Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина социаль хезмәт күрсәтелүче 4 ата-ана арасында "Ничек дөрес мактарга?» дип аталган дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ата-аналарның балалар белән үзара хезмәттәшлеге процессында коммуникатив сәләтләрен үстерү (бүләкләү).

Дәрес башында катнашучылар «Әниемнең ягымлы сүзләре» дигән бирем үтәделәр: тупны бер-берсенә тапшырып, үзләрен балачагында аларның әти-әниләре кебек үк ягымлы итеп атадылар. «Мактау булып нәрсә тора?" биреме клубта катнашучыларга балалар белән аралашу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте. Ару-талуны, эчке «кысылу» ларны бетерү өчен һәм күңел гармониясен алу өчен «Күбәләк» релаксацион күнегүе үткәрелде.

      Йомгаклау даирәсендә катнашучылар: "Бүгенге дәрестә нәрсә файдалы булды?", "Моны үтәү сезгә авыр булып чыктымы һәм ни өчен?» сорауларына җавап бирделәр. Ата-аналар үз балалары белән һәрвакыт уртак тел таба алсын өчен психолог аларга «Бала белән аралашу кагыйдәләре» дигән белешмәлек таратты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International