Түбән Каманың «Веста»үзәгендә «Әни+бәби» клубында "Төсле куллар" дигән темага дәрес узды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

«Әни+бәби» клубы кысаларында 24 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 0 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар арасында «Төсле куллар» дигән дәрес үткәрде.Әлеге дәреснең максаты булып вак моторика, бармак массажын үстерү торды.

Балалар кызыксынып макароннан хәзинә эзләделәр, катыштырылган фасоль һәм борчакларны савытларга аердылар, кәгазьдә төсле куллар ясадылар. Ә әниләр ул вакытта балаларына ярдәм итеп тордылар. Әлеге күнегүләр бармак очларына, вак моторикага йогынты ясый, бу сабыйларның үсешенә яхшы тәэсир итә. Музыка өлешендә балалар, музыка астында хәрәкәтләр ясап, погремушкалар белән биеделәр.

 Дәрес ахырында белгеч ата-аналарга өйдә үзләренең сабыйлары белән шундый үсешле уеннар уйнарга киңәш итте. Моның өчен махсус бернәрсә дә сатып алырга кирәкмәве аеруча әйбәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International