2021 елның 22 нче июнь көнне Саба районы Корсабаш авылында урнашкан Һәйкәлгә , сугыш башланган көн уңаеннан, шәм яндыру акциясе үткәрелде. Бу акциядә Югары Утар балалар интернат йортында тәрбияләнүче балалар да катнашты.
Чарага түбәндәге максатлар куелды:
Туган илебез турындагы белемнәрен тирәнәйтү;
Сугышта катнашкан ветераннарыбызны искә алу,
Патриотик хис тәрбияләү;
Сугыш башланган көн иң дулкынландыргыч көннәрнен берсе санала. Бу көнне билгеләп үтүдә безнен балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә актив катнаша. Корсабаш авылында урнашкан һәйкәлгә шәм кую шуның ачык мисалы булып тора. Балалар бик теләп һәйкәл янына барып, үз куллары белән шәм яндырып батырларны искә алдылар.
Тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлим кызы җитәкчелегендә, сугышта һәлак булган каһарманнарыбыз истәлегенә хөрмәт йөзеннән үткәрелгән бу чара балалар хәтерендә озак сакланыр.
Илебез тыныч, күгебез аяз, тормышыбыз ямьле булсын!