Балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гизатуллина 22 июнь көнне җәйге мәйданда «Бала шәхесенең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» дигән технология кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Максат: заманча шәһәр шартларында бала шәхесенең гармонияле үсеше өчен шартлар тудыру.
Дәрес башында белгеч балаларга нинди ишегалды уеннарын белүләре турында сөйләшергә тәкъдим итте. Катнашучыларны «Боулинг» исеме астында уенның инструкциясе һәм бурычлары белән таныштырды, уен принцибын балаларга җиткерде. Аннан соң балалар белән бергә бу уенны, шулай ук туп белән башка уеннар уйнадылар. Дәрес вакытында балалар билгеле бер аралашу күнекмәләрен алдылар, эмоциональ һәм физик халәтләрен яхшырттылар.
Соңыннан белгеч балаларга ишегалдында да шундый ук уеннар уйнарга киңәш итте.