Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» иреклеләр отряды белән берлектә 10 нчы социаль участокта «Шәһәреңне котла» дигән акция уздырдылар. Максаты: балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү, шәһәр халкына шәһәрнең юбилее турында мәгълүмат бирү.
Котлау акциясенә волонтерлар һәм белгеч алдан әзерләнделәр: котлау сүзләре язылган оригиналь кәгазь открыткалар ясадылар. Габдулла Тукай исемендәге шәһәр паркында төрле яшьтәге шәһәр халкы бүләкләр һәм котлаулар кабул итте, волонтерлар белән шатландылар һәм Түбән Кама шәһәренә бәхет һәм аның чәчәк атуын теләделәр.