23 июнь көнне 10 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Мин иминлектә» программасы кысаларында «Куркынычсыз табылдыклар» дигән чара уздырды. Дәреснең максаты: гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру, балаларны шикле предметларны ачыклаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү. Дәрестә социаль хезмәт күрсәтүче 10 бала катнашты.
Дәрес башында белгеч балаларга «терроризм» һәм «экстремизм» терминнары турында сөйләде, әгәр алар шикле предметны җәмәгать урынында (урамда, скверда, вокзалда) тапсалар, нишләргә һәм нинди куркынычсызлык чараларын күрергә кирәклеген әйтте. Аннан соң балалар гыйбрәтле мультфильм карадылар, анда баланың ашыгыч ситуациядә үз-үзен ничек тотарга тиешлеге турында сөйләнде. Соңыннан күргәннәр турында фикер алышу булды. Белгеч балаларга хуҗасыз калган сумкаларга, портфельләргә, пакетларга, сверткаларга һәм шартлаткыч җайланмалар булган башка әйберләргә игътибар итәргә, кирәк булса, алар турында өлкәннәргә сөйләргә, таныш булмаган затлардан бернинди бүләкләр дә кабул итмәскә, башка кешегә тапшыру үтенече белән әйберләр алмаска киңәш итте.
Соңыннан нәтиҗә ясалды-теләсә кайсы ситуациядә сак булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.