ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2021 ел
җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова 2021 нче елның 8 нче июлендә «Ата - аналар һәм балалар-моннан да ныклы дуслык - дөньяда юк!” дип аталган,  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрде.

Максат: гаиләгә карата хөрмәт тәрбияләү, аралашуда игелеклелек, позитив кичерешләр ярдәмендә балаларның эмоциональ өлкәсен үстерү һәм баету.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» кысаларында 8 июль көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Төсле куллар» программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 14 бала өчен "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: әлеге бәйрәм, аның традицияләре белән танышу, үз-үзеңне бәяләү, игътибар, хыял, иҗади сәләт, пөхтәлек һәм күргәзмәне бизәү өчен рәсемнәр әзерләү.  

"Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтелүче ата-аналар һәм балалар арасында «Әни+бәби» клубында "Уйнарга, уйнарга, уйнарга!” дип аталган дәрес үткәрде.

Максат: баланың уен эшчәнлеге аша үсешенә ярдәм итү, яңа материалны үзләштерү, танып белү активлыгын үстерү.

Балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гизатуллина «Бала шәхесенең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» дигән технология кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Максат: заманча шәһәр шартларында бала шәхесенең гармонияле үсеше өчен шартлар тудыру.

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган социаль хезмәт алучылар өчен техник тернәкләндерү чаралары сатып алынды. 

2021 нче елның 7 июле көнне 10 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева «Гаилә-ул мөһим, гаилә-ул кирәк!" дип аталган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрде. Дәреснең максаты: балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштыру, рус халкының гореф-гадәтләренә карата кызыксыну формалаштыру, гаилә турында күзаллауны киңәйтү.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021-нче елның 8-нче июль  көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты   тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк җитәкчелегендә "Дару үләннәре иленә сәяхәт” темасы астында әңгәмә үткәрелде.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

7 июльдә юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге 8 балигъ булмаган бала арасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек белегез!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәр иртә зарядка үткәрелә. Ул теләсә кайсы яшьтәге һәм физик әзерлек дәрәҗәдәге кешеләр өчен туры килә. Гимнастикага теләгән һәрбер социаль хезмәтләр алучы кушыла ала.

2021 елның 7 июлендә кече төркем тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы тарафыннан  Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында  "Минем күңелле, моңлы туп" дигән темага хәрәкәтчән уеннар үткәрде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International