Озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Буа интернат-йортында техник тернәкләндерү чаралары сатып алынды

2021 елның 9 июле, җомга

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган социаль хезмәт алучылар өчен техник тернәкләндерү чаралары сатып алынды. 

Бүгенге көндә 120 социаль хезмәт алучының 33 е – аз хәрәкәтләнүче, ә 6 сы – мобиль булмаган кешеләр. Җиһазлар куллану авыруларны караучыларның эшен җиңеләйтә. Моннан тыш, техник тернәкләндерү чаралары организмның күп кенә функцияләрен торгызырга ярдәм итә, бу исә гражданнарның тормыш сыйфатын сизелерлек яхшырта. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International