"Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтелүче ата-аналар һәм балалар арасында «Әни+бәби» клубында "Уйнарга, уйнарга, уйнарга!” дип аталган дәрес үткәрде.
Максат: баланың уен эшчәнлеге аша үсешенә ярдәм итү, яңа материалны үзләштерү, танып белү активлыгын үстерү.
Дәрес ата-аналар белән бала үсешендә уен эшчәнлегенең әһәмияте турында әңгәмә белән башланып китте. Уен эшчәнлеге аша сабыйның хис-тойгыларын баетып кына калмыйча, фикерләү процессларын да күнектерергә, хәтерне, истә калуны, танып-белүне, зирәклекне, вак моториканы ныгытырга да мөмкин. Әйтик, пирамиданы җыеп, балалар төсләрне ныгыттылар, музыкаль минуттан соң хәрәкәт активлыгын арттырдылар.
Ата-аналар тагын бер кат инандылар: уен эшчәнлеге аша материалны үзләштерү балалар өчен сизелмичә, практик рәвештә, кызыклы формада бара һәм зур тырышлык таләп итми. Бу кызык, бәйләнчек түгел һәм бик файдалы.