"Веста" үзәгендә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" дип аталган төркемле дәрес узды

2021 елның 9 июле, җомга

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» кысаларында 8 июль көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Төсле куллар» программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 14 бала өчен "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: әлеге бәйрәм, аның традицияләре белән танышу, үз-үзеңне бәяләү, игътибар, хыял, иҗади сәләт, пөхтәлек һәм күргәзмәне бизәү өчен рәсемнәр әзерләү.  

Дәрес башында хезмәт буенча инструктор гаилә, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре турында видеоролик күрсәтте. Күрсәтелгән ролик- пластилиннан ясалган "мультфильм" иде, аны балалар үзләре төшергән булганнар, шуңа күрә яшьтәшләренә карау өчен ул ачык һәм кызыклы булды. Дәрестә катнашучылар аны карадылар һәм фикер алыштылар, кайбер кызыклы һәм мөһим моментларын ассызыкладылар. Аннары балалар үз гаиләләре турында сөйләделәр. Балалар үзләренең гаиләләре белән нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары, йорт хайваннары бармы-юкмы икәнен һәм гаиләдә иң абруйлы кешенең  кем икәнлеген сөйләделәр.  Соңгы сорауга балаларның фикерләре аерылды, әмма дәрестә катнашучыларның күбесе - әлбәттә, әти кеше дип җавап бирделәр.

Аннан соң балалар үзләренең нәрсә  ясарга теләүләре турында сөйләделәр һәм уй-ниятләрен үтәүгә керештеләр. Рәсемнәр бик төрле һәм матур килеп чыкты. Аларның һәркайсының тату гаилә турында икәнен абайлап була иде.

Алга таба килеп чыккан рәсемнәр «Без бергә булганда – күңелебез дә тыныч» дип исемләнгән күргәзмә рәсеме өчен файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International