Буа интернат-йортында яшәүчеләрнең дөрес иртәсе

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәр иртә зарядка үткәрелә. Ул теләсә кайсы яшьтәге һәм физик әзерлек дәрәҗәдәге кешеләр өчен туры килә. Гимнастикага теләгән һәрбер социаль хезмәтләр алучы кушыла ала.

Дәртле музыка астында яшәүчеләр төрле физик күнегүләр ясыйлар. Алар шактый гади, әмма файдалы һәм нәтиҗәле. Яхшы зарядка ясаганнан соң, социаль хезмәт алучыларда йокы хисе кача, акыл һәм физик эшкә сәләтлелек, активлык арта, кәеф яхшыра.

Палата шәфкать туташы Миләүшә Йосыпова сүзләренә караганда, зарядка – ул көн буена яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге, озак елларга ныклы сәламәтлек нигезе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International