"Веста" үзәгенең җәйге мәйданчыгында балалар баскетбол уйнарга өйрәнделәр

2021 елның 9 июле, җомга

Балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гизатуллина «Бала шәхесенең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» дигән технология кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Максат: заманча шәһәр шартларында бала шәхесенең гармонияле үсеше өчен шартлар тудыру.

Дәрес башында белгеч балалар белән җәен ишегалдында, өйдә, уен мәйданчыкларында нинди уеннар уйнарга мөмкин булуы турында сөйләштеләр. Аннан соң катнашучыларны «Баскетбол» уены белән таныштырды, бу безнең илдә иң популяр уеннарның берсе икәнлеген балаларга җиткерде. Аның өчен төрле хәрәкәтләр хас: йөрү, йөгерү, тукталышлар, борылышлар, сикерү, тоту, ыргылу һәм тупны алып бару. Мондый төрле хәрәкәтләр матдәләр алмашын, организмның барлык системалары эшчәнлеген яхшыртуга ярдәм итә, координацияне формалаштыра. Балаларга инструкция ясап, белгеч аларны 2 командага бүлде, һәм балалар бу уенны уйный алдылар.

Аннан соң балалар белән «Кайнар бәрәңге» уенын уйнадылар. Уен вакытында балалар билгеле бер аралашу күнекмәләрен алдылар, эмоциональ һәм физик халәтне яхшырттылар.

Дәрес ахырында, белгеч балаларга туп белән уеннарны үз ишегалдында уйнарга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International