Тәрбияләнүчеләр арасында иҗади аралашу мохите булдыру максатыннан, дәрес традицион булмаган формада, асфальтта рәсем ясау буенча узды. Башта балалар эшнең барышы турында киңәшләштеләр һәм үз рәсемнәрен бердәм картинага берләштерергә булдылар. Алар һәр рәсемгә үз фантазияләрен эшкә җигеп уйланган хәлне сурәтләделәр: кошлар өчен өй, бакчадагы чәчәкләр, алсу сулы Аккош күле, якты кояш һәм төрле төстәге болытлар.
22 июль көнне балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская «Ариадна җебе» программасыннан “Нәрсә ул дуслык?” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: дуслык турында төшенчәне формалаштыру, әйләнә-тирәдәгеләргә позитив караш формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
19 нчы июль көнне 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында «Ларга янында көрәш» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларны истәлекле дата белән таныштыру, аларда патриотизм хисе тәрбияләү. Әлеге чарада 9 балигъ булмаган бала катнашты.
21 июль көнне «Мин куркынычсызлыкта» курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова җәйге лагерь мәйданчыгында балигъ булмаганнар арасында «Эмоциональ үз-үзеңне җайга салу» дип аталган дәрес үткәрде. Әлеге чараның максаты катнашучыларның психоэмоциональ торышын тигезләү иде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 2021 нче елның 19 нчы июле көнне балигъ булмаганнарның каникул вакытында мәшгульлеген оештыру буенча профилактик эш кысаларында үзәкнең җәйге мәйданчыгына килүче 7 бала белән «Ышаныч телефоны – синең дустың» дигән акция уздырды. Максаты: балаларны авыр тормыш хәлләрендә ышаныч телефонына мөрәҗәгать итү мотивациясен формалаштыру.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Курск дугасында сугыш» дигән мультимедия сәгате узды. Тәрбияче Анжелика Пушкова балаларны зур тарихи әһәмияткә ия булган Прохоровка авылы янында булган бәрелеш белән таныштырды. Бөек Ватан сугышында Совет гаскәрләре тарафыннан җиңү яулаган иң зур танк сугышы борылыш чоры булаып тора.
16 нчы июль көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Үсеш» клубы кысаларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 12 бала өчен «Әкиятләр көне» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: рус халык әкиятенең сюжеты нигезендә фантазиягә сәләтен үстерү.
“Мәгълүмати навигатор” яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру технологиясе программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина “Тышкы кызыксындыру чаралары һәм эчке тавыш” дигән темага профилактик дәрес үткәрде. Максаты: көндәлек кабул итү өлкәсендә булган төрле медиаинформация тудыра торган җаваплы реакцияләрне (эмоцияләр һәм хисләр рәвешендә) аңлау һәм анализлау.