«Әкиятләр көне»

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

16 нчы июль көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Үсеш» клубы кысаларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 12 бала өчен «Әкиятләр көне» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: рус халык әкиятенең сюжеты нигезендә фантазиягә сәләтен үстерү.

Төркемле дәрес рус халык әкиятләре турында әңгәмә белән башланып китте. Балаларга нинди дә булса әкият сюжетының иллюстрацияләре һәм рәсемнәре күрсәтелде-алар геройларның исемнәрен һәм аларның уңай яки тискәре сыйфатларын атадылар. Әңгәмәдән соң балалар үзләре геройларга исем бирделәр һәм тулысынча үз персонажлары роленә керделәр.

Алган белемнәрен ныгыту өчен педагог укучыларны әкиятләр турында мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырды, ә балалар үзләренең яраткан әкият геройларын ясадылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International