Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Төрле төстә чуар җәй» дигән иҗади дәрес узды

2021 елның 23 июле, җомга

Тәрбияләнүчеләр арасында иҗади аралашу мохите булдыру максатыннан, дәрес традицион булмаган формада, асфальтта рәсем ясау буенча узды. Башта балалар эшнең барышы турында киңәшләштеләр һәм үз рәсемнәрен бердәм картинага берләштерергә булдылар. Алар һәр рәсемгә үз фантазияләрен эшкә җигеп уйланган хәлне сурәтләделәр: кошлар өчен өй, бакчадагы чәчәкләр, алсу сулы Аккош күле, якты кояш һәм төрле төстәге болытлар. Рәсем ясау күңелле музыка белән үрелеп барды. Дәрес ахырында балалар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм ничек итеп төрле төстәге акбурлардан җәйнең якты күренешләре барлыкка килүе турында сөйләделәр. Барлык уй-ниятләрне дә рәсемдә чагылдырып булмый, әмма бала осталыгына һәм булганлыгына куанып, үз-үзенә ышаныч тудыра һәм күңелендә мәңгегә калдыра, - дип нәтиҗә ясады тәрбияче Антонина Иванова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International