“Нәрсә ул дуслык?”

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

22 июль көнне балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская «Ариадна җебе» программасыннан “Нәрсә ул дуслык?” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: дуслык турында төшенчәне формалаштыру, әйләнә-тирәдәгеләргә позитив караш формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Бу дәрестә белгеч һәм балалар дуслык турында, кемне чын дус дип санарга мөмкин икәнлеге турында сөйләштеләр, дуслык кагыйдәләрен белделәр. Соңыннан дуслык турында мәкальләрне искә төшерделәр, «Сыйфатын бел», «Чын дустның биш сыйфаты» дигән биремнәр үтәделәр, В.Осеевның хикәяләре буенча фикер алыштылар, дуслык кагыйдәләрен төзеделәр.

Дәрескә йомгак ясап, балалар: бәхетне кайда эзләргә кирәк? Чын дус нинди булырга тиеш? Дуслыкның кадерен белү дигән сүз нәрсәне аңлата кебек сорауларга җавап бирделәр?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International