19 нчы июль көнне 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында «Ларга янында көрәш» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларны истәлекле дата белән таныштыру, аларда патриотизм хисе тәрбияләү. Әлеге чарада 9 балигъ булмаган бала катнашты.
Тарихи вакыйга - Ларга янындагы көрәш белән танышу өчен балаларга "STARMEDIA" җитештерүе буенча ясалган “Россия дәүләт тарихы» дип аталган видеоролик карарга тәкъдим ителде. Анда граф Петр Румянцевның һәм 1768-1774 еллардагы Беренче рус-Төркия Армиясының батырлыгы турында сөйләнде. Катнашучылар рус хәрбиләренең стратегияләренә, осталыгына һәм дошманга каршы җиңү яулаган рус солдатларының батырлыгына сокландылар. Шулай ук балалар әлеге вакыйганың безнең заман өчен әһәмияте турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Соңыннан балаларга заманча Россия армиясе солдатының портретын төзергә тәкъдим ителде.