Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 2021 нче елның 19 нчы июле көнне балигъ булмаганнарның каникул вакытында мәшгульлеген оештыру буенча профилактик эш кысаларында үзәкнең җәйге мәйданчыгына килүче 7 бала белән «Ышаныч телефоны – синең дустың» дигән акция уздырды. Максаты: балаларны авыр тормыш хәлләрендә ышаныч телефонына мөрәҗәгать итү мотивациясен формалаштыру.
Акция башында белгеч катнашучыларны аның тематикасы белән таныштырды һәм балалар өчен ышаныч телефоны эшенең мөһим моментларын хәбәр итте. Аннан соң балалар белгеч белән бергә Габдулла Тукай исемендәге шәһәр ял паркына чыктылар, балаларга һәм яшүсмерләргә ышаныч телефоны номеры язылган листовкалар тараттылар. Шул ук вакытта белгеч һәм Волонтер-балалар катнашучыларга теләсә нинди авыр хәлдә булган очракта әлеге телефон буенча шалтыратуның кирәклеген һәм мөһимлеген аңлаттылар.
Ахырда балалар шундый акцияләрнең мөһимлеге, аларны киләчәктә үткәрергә кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.