Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Курск дугасында сугыш» дигән мультимедия сәгате узды. Тәрбияче Анжелика Пушкова балаларны зур тарихи әһәмияткә ия булган Прохоровка авылы янында булган бәрелеш белән таныштырды. Бөек Ватан сугышында Совет гаскәрләре тарафыннан җиңү яулаган иң зур танк сугышы борылыш чоры булаып тора. "50 көннән артык дәвам иткән Курск сугышы бәрелешенә үзенең аяусызлыгы һәм кискенлеге буенча бүгенге көндә дә тиңнәр юк”, - дип сөйли Анжелика Пушкова. Тәрбияләнүчеләр игътибарына Курск сугышында катнашкан Россия геройларының презентациясе һәм фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде. Дәрес ахырында яшүсмерләр викторинада катнаштылар, үзләренең Россия тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр.