ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

18 нче августта Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 8 балигъ булмаган бала арасында «Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру технологияләре”н тормышка ашыру кысаларында «Медиаресурсларда мәгълүмат сыйфаты» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты-яшүсмерләргә медиапродукция үрнәкләренең чыннан да мөһим булуын аңлау өчен шартлар тудыру, аларның дөреслеге, ышанычлылыгы һәм иминлеге ягыннан мәгълүмати ресурсларның сыйфатын тәнкыйть белән бәяли белү.


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Балигъ булмаганнар арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отрядының 3 волонтеры белән берлектә 17 август көнне 10 нчы социаль участокта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 6 балигъ булмаган бала арасында «Наркотикларга юк» дигән наркотикларга каршы акция уздырдылар. Максат: сәламәт яшәү рәвешенә күчүне актуальләштерү, балаларны наркотиклар белән экспериментлауга җәлеп итү ихтималын киметү.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайровасова «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкиле белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен, җәйге чорда велосипедта, самокат һәм скейтбордта йөргән вакытта урамда һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту максатыннан «Велосипедчы көне» дигән чара уздырдылар. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган 20 балигъ булмаган бала катнашкан.

17 августта Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре берьюлы ике социаль хезмәт алучыны туган көне белән котладылар.


17
август, 2021 ел
сишәмбе

16 нчы август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хәйрова 18 нче социаль участокта «Хокукый белемнәр нигезләре» курсы кысаларында «Белем бирү учреждениеләрендә укучы буларак бала хокукларының өстенлеге» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чарада 15 бала катнашты. Максаты: белем алуга хокук төшенчәсен, укучының төп хокукларын һәм әлеге хокукларны яклау ысулларын ачу; укучы хокукына,укучыларның бурычларына бәйле мәсьәләләрне билгеләү һәм ачу.

17 августа Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары һәм педагоглары "Тигез мөмкинлекләр өчен!" программасы буенча менталь авыру булган кешеләр өчен көндезге бүлектә дәрес үткәрделәр һәм оештырдылар.

 

 

Зәй муниципаль районындагы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәте” проектын тормышка ашыруны дәвам итә.

16 нчы август көнне 4 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова “Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру” технологиясе кысаларында 5 балигъ булмаган бала белән «Позитив контент бирәсең!» дип аталган профилактик дәрес үткәрде. Максаты: катнашучыларны уңай контентлы челтәрдә эшләргә мотивацияләү, аларны уңай контентка җәлеп итү аша Интернет челтәрендә яшүсмерләргә деструктив йогынтыны киметү.

Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең “Уңъяк ярымшарлар рәсеме дөньясы” проекты кысаларында чираттагы мастер-класс узды. Проектны тормышка ашыру “Иҗтимагый инициатива-2021” республика социаль проектлар конкурсында җиңүгә ирешкән грант ярдәмендә мөмкин булды.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

2021 нче елның 16 нчы августында Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк «Туган көн ул-күңелле бәйрәм» дигән тема астында чара үткәрде .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International