«Белем бирү учреждениеләрендә укучы буларак бала хокукларының өстенлеге»

2021 елның 17 августы, сишәмбе

  16 нчы август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хәйрова 18 нче социаль участокта «Хокукый белемнәр нигезләре» курсы кысаларында «Белем бирү учреждениеләрендә укучы буларак бала хокукларының өстенлеге» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чарада 15 бала катнашты. Максаты: белем алуга хокук төшенчәсен, укучының төп хокукларын һәм әлеге хокукларны яклау ысулларын ачу; укучы хокукына,укучыларның бурычларына бәйле мәсьәләләрне билгеләү һәм ачу.

  Белгеч үз дәресен балалар арасында үз хокукларын белүләре турында сорашудан башлады. Алга таба баланың белем алуга хокукы турында зур булмаган лекция үткәрелде һәм хокукый хәлләрнең мисаллары өйрәнелде. Катнашучылар дөрес җавап табарга кыенсынса, белгеч аларга ярдәмгә килде.

  Дәрес ахырында катнашучылар «Бала хокуклары» дигән буклетлар алдылар һәм белгечкә файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International