Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең “Уңъяк ярымшарлар рәсеме дөньясы” проекты кысаларында чираттагы мастер-класс узды. Проектны тормышка ашыру “Иҗтимагый инициатива-2021” республика социаль проектлар конкурсында җиңүгә ирешкән грант ярдәмендә мөмкин булды.
Чарада катнашучылар агач рәсемнәре төшерелгән картиналар ясадылар. Дөрес рәсем ясау методикасының төп кагыйдәләре булып интуция буенча эшләү тора. Башка бернинди кагыйдәләр дә юк, шул ук вакытта гадәти рәсем ясаудан күпкә аерыла. Рәсем ясауның бу ысулында картинаны теләсә кайсы элементтан яза башларга, калкулыктан читкә чыгарга, теләсә нинди кисәкләрдән файдаланырга, бармак белән рәсем ясарга була.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар нәкъ менә шуның белән шөгыльләнде дә инде. Башта авыр булды. Тик нәтиҗәдә ачык, индивидуаль, бер-берсенә охшамаган картиналар килеп чыкты.
Мондый дәресләр образлы фикерләүне, пространстволы карашны, күрү-мотор координациясен үстерүдә ярдәм итә.