ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

 

Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ведомствоара социаль патронажда торучы гаиләләр һәм балалар өчен “Һәр ишегалдына шатлык” программасын тормышка ашыру уңышлы дәвам итә.

 

Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен ”Космос”кинотеатры базасында чираттагы  хәйрия акциясе оештырылды.

13 августта Зәй районы Кармалы аучылык хуҗалыгы территориясендә мөмкинлекләре чикле балалар, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм ведомствоара социаль патронажда торучы балалар өчен ел саен үткәрелә торган “Игелекле эшләр  көне” бәйрәме узды.


13
август, 2021 ел
җомга
2021 нче елның 13 нче августында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә физкультурачылар көненә багышланган «Күңелле стартлар» уены оештырылды. Чарада барлыгы 16 бала катнашты.

12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021нче елның 12 нче августында ДКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты»ның«Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Гөлүсә Миннәхмәт кызы тарафыннан, бергәләшеп, «Болынны бизә» темасына аппликация ясалды.

12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 11 нче августта 15 балигъ булмаган бала арасында Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елына багышланган «Химиядә кунакта» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: матдәләр һәм химик әйләнешләр дөньясына тирән һәм тотрыклы кызыксыну формалаштыру, максатка ирешүдә танып-белү активлыгын, мөстәкыйльлекне, үҗәтлекне үстерү.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина 11 августта «Әйдәгез, аралашырга» курсыннан «Компьютер һәм без» дигән дәрес үткәрде. Максаты: компьютерга бәйлелек турында күзаллауларны актуальләштерү, компьютерга бәйлелек билгеләре һәм аның мөмкин булган нәтиҗәләре белән танышу.

11 нче августта наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Үз максатларыбызны куябыз» дигән исем астында «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында чираттагы дәрес үткәрде. Максат - үзенә максатлар куя белү күнекмәләрен эшләү.


11
август, 2021 ел
чәршәмбе

11 нче август «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова һәм йөкле хатын-кызлар табибы «Тукай үзәк район хастаханәсендә»  «Бала табуга психологик әзерлек» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.

 

Зәй районының ”Радость” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә   “Стопкоронавирус” проектын  тормышка ашыру дәвам итә. Проект  яңа коронавирус  инфекциясе һәм сулыш юллары вируслы авыруларының таралуын профилактикалауга,гражданнарның иммунитетларын күтәрүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International