Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында” Туган көн ул-күңелле бәйрәм”дип аталган бәйрәм-уен программасы.

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

2021 нче елның 16 нчы августында Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк «Туган көн ул-күңелле бәйрәм» дигән тема астында чара үткәрде . Шөгыльнең максаты: төркем эчендәге бердәмлеккә ирешү. Бурычлар: кунакта мәдәни үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру; - коммуникатив осталыкны үстерү; - балаларны ничек дөрес бүләк итәргә һәм бүләкләр алырга кирәклеге белән таныштыру; - сөйләшкәндә матур сүзләрне дөрес куллануны үстерү: сәламләү, гафу итү, теләкләр һәм рәхмәт әйтү. - үзара аңлашу, игелеклелек тәрбияләү. Шөгыль башында бик матур оештыру өлеше булды һәм “Туган көн нинди бәйрәм ул? “ дигән сорауга җавап табу булды. Әңгәмәдән соң, тәрбияче балаларны бүләкләрне ничек сайларга һәм ничек дөрес итеп бүләк итәргә кирәклеген аңлатты. Аннан соң, чәй өстәле әзерләнде һәм туган көннәре булган балаларны чәй табыны артында котлау һәм бүләкләү оештырылды. Соңыннан, “Туп тотабыз" дигән, шарлар белән уеннар һәм башка хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр бик канәгать калдылар. Шөгыль күңелле һәм кызыклы булды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International