Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайровасова «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкиле белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен, җәйге чорда велосипедта, самокат һәм скейтбордта йөргән вакытта урамда һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту максатыннан «Велосипедчы көне» дигән чара уздырдылар. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган 20 балигъ булмаган бала катнашкан.
Урамда узган чара шунда ук катнашучыларның игътибарын очрашуга килгән транспорт чарасыннан файдалану буенча осталыкларын күрсәтә алуларына юнәлтте. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белгече балаларга велосипедның барлыкка килү тарихы, аның төзелеше, анда йөрү вакытында дөрес файдалану турында сөйләде, юл хәрәкәте һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Әңгәмә барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр һәм кирәкле мәгълүматны тулы күләмдә ала алдылар. Теоретик өлештән соң үзәк белгече балаларга «Күңелле стартлар» дигән команда уенында катнашырга тәкъдим итте. Балалар, ике командага бүленеп, үзләренең ике тәгәрмәчле дусларында берничә күнегү үтәделәр: «дөрес туктау», «елан», «әйләнә», «сигезле» ясау һ.б.
Балалар чарадан бик күп кызыклы тәэсирләр алдылар, велосипедлар, юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында күп яңалыклар белделәр, үз фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара ахырында барлык балалар да бүләкләр алдылар: яктылыкны кайтаручы материалдан кепкалар һәм «яшь велосипедчы» белешмәлекләре, шулай ук катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен велосипедчылар буларак та, җәяүлеләр буларак та үтәячәкләренә ышандырдылар.