ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

«Биеп яшибез» түгәрәге эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова 20 нче август көнне «Татар халык биюләре көне» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: бию хәрәкәтләре элементларын өйрәнү һәм ныгыту, иҗади инициатива күрсәтү.

20 нче августта Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 6 бала арасында РФ Дәүләт флагы көненә багышланган «Россия - яраткан илебез» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: дәүләт хакимияте символы буларак дәүләт флагына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

2021елның 23 августта Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан "Саф һава" сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

20 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Profistyle” волонтерлар хәрәкәте һәм “Улыбка” клубы активистлары белән берлектә “Триколор” дигән патриотик акция уздырды.

1991 елның 22 августыннан башлап, ел саен Россия Федерациясендә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.


20
август, 2021 ел
җомга

19 нчы август көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова «Мәгълүмати навигатор «Яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру технологияләре»н тормышка ашыру эше кысаларында 12 балигъ булмаган бала өчен «Мәгънәләрне аңлау» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: төркемдә катнашучыларда медиатекстларда «эчтәлекле үзәк» не аерып чыгарырга өйрәнү, төрле медиа хәбәрләр эчтәлегенә “салынган» яшерен/чын мәгънәләрне алу сәләтен һәм күнекмәләрен үстерү.


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 19 августында  педагог  Тиергалиева И.  инициативасы белән Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында

"Без фотога тошергэ яратабыз"  дигэн темасына дәрес оештырылды.

Максат: Иҗади мөмкинлекләрне һәм матур фотога төшү сәләтен ачу.

Балигъ булмаганнар арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү эше кысаларында 18 нче август көнне Г.Тукай исемендәге шәһәр паркында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә 17 балигъ булмаган бала арасында «Наркотиклар - явызлык» дигән акция уздырдылар.

12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ксения Ведерникова 18 нче август көнне «Әйләнә-тирә кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек» программасы кысаларында «Аралашуда барьерлар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: аралашу каршылыкларын җиңеп чыгу күнекмәләрен үстерү. Әлеге чарада 13 бала катнашты.

Балигъ булмаганнарның каникул вакытын оештыру эше кысаларында 18 август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова җәйге мәйданчыкта физкультурачылар Көненә багышланган «Спорт-ул тормыш!» дип аталган чара үткәрде. Максат: ишегалды уеннарына кызыксыну уяту, уен вакытын булдыру, сәламәтлекне ныгыту. Әлеге чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International