17 августта Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре берьюлы ике социаль хезмәт алучыны туган көне белән котладылар. Нәни Анатолий тәүге тапкыр туган көнен билгеләп үтте, ә Виактория инде унынчы мәртәбә туган көнен бәйрәм итә. “Радость” үзәгенең даими партнерлары - хәйриячеләр “Дочки и сыночки” кибете Анатолийга кирәкле товар сатып алу өчен бүләк сертификаты, кондитер Гүзәл Хасбәтуллина Викторияга бәйрәм торты әзерләде.
Туган көннәрен билгеләп үтүчеләр һәм аларның әти-әниләре алган бүләкләргә чиксез шатландылар һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогларына һәм психологларыннан зур сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.