Зәй муниципаль районындагы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәте” проектын тормышка ашыруны дәвам итә.
Коррекция эше тайпылышлар булган баланың шәхси, шәхси-ориентлашкан үсешен тәэмин итүче педагогик технологияләрне үз эченә ала, аның мөмкинлекләрен, мәнфәгатьләрен, ихтыяҗларын исәпкә алып, төрле эшчәнлек төрләрен үстерү өчен шартлар булдыруны күздә тота.
16 нчы август көнне чираттагы социаль хезмәт күрсәтү кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль педагогы тарафыннан уен формасында индивидуаль һәм төркемле дәресләр үткәрелде.
Дәресләр сенсор бүлмәсендә узды. Мондагы шартлар мускул һәм психоэмоциональ киеренкелекне бетерергә, үзәк нерв системасының функцияләрен активлаштырырга ярдәм итә. Сенсор бүлмәсе балаларның тормыш тәҗрибәсен киңәйтергә, хисләрен баетырга һәм үз-үзләренә ышаныч табарга мөмкинлек бирә. Сенсор бүлмәсендә дәресләр актив, мөстәкыйль хәрәкәт итү күнекмәләрен, манипулятив эшчәнлекне камилләштерергә, күрү-мотор координациясен үзләштерергә ярдәм итә.
Проектны тормышка ашыру уңай нәтиҗәләр бирә.
Балалар контактка бик теләп керәләр, тәкъдим ителгән уен материалын актив өйрәнәләр, кулланалар.
Балаларның сөйләм, танып-белү, хәрәкәт итү, эмоциональ-ихтыярый үсешендә алгарышны аларның әти-әниләре дә билгеләп үтә.